«Көз патшалыгына сәяхәт»: танып белү уены (12+)
28
Сентябрь 2022
Чәршәмбе
Һәр сишәмбе 23 нче санлы китапханәгә 69 нчы мәктәптән яшь китап сөючеләр килә. Бүген, 27 сентябрь көнне, китапханәчеләр балалар өчен «Көз патшалыгына сәяхәт» дигән танып белү уены уздырды. Чара башында катнашучылар көз турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. Алга таба «Ышанам – ышанмыйм» уенында, «Түтәлдәге табышмаклар» һ.б. бәйгеләрдә актив катнашты һәм зур мавыгу белән филвордта яшерелгән сүзләрне эзләде. Уен матур презентация һәм музыка белән үрелеп барды. Чара азагында катнашучылар «Сказка про чужие краски» дигән танып белү мультфильмы карады. Балалар игътибарына балалар журналларының көз айларында басылып чыккан саннарыннан күргәзмә тәкъдим ителде. |